Ерак-ерак илләрдә... Илдар НӘФИЕВ (Әкият)


Ерак Африкада – бик эссе якларда бер Принцесса яшәгән. Нәкъ баклажан кебек кап-кара булган ул. Үзен көзгедән күргән саен:
– Кояштан шулай карала торганмындыр инде, – дип уфтана икән.
Принцесса ак тәнле Принц турында хыялланган, аның ак атка атланып килүен теләгән – бу хакта китаплардан укып белгән. Принцның үзен эзләвенә, аны салкын кыш була торган, җирләр һәм агачлар ап-ак кар белән капланган корольлегенә алып китәчәгенә ышанган. Анда баргач, үзенең дә кап-кара булмаячагына, әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсә кебек агарачагына өметләнгән.
– Тагын хыялланып утырасыңмы? Бүтән эшең юкмени? – Моны кызының бүлмәсенә килеп кергән әнисе әйткән. Үзе серле генә елмая икән. – Ярый, бар, каршыла Принцыңны! Шундый чибәр ул, күзләр камаша хәтта!
– Кайда ул?! – дип сикереп торган Принцесса, тиз генә кершән ягынган да күптән көткән кунагын каршыларга йөгергән.
Принц капка алдында киң елмаеп басып тора, ап-ак тешләрен ялтыратып, банан ашый икән. Үзе киң җилкәле, ефәк киемендә алтын һәм алмазлар җемелдәшә, ә янәшәсендә ап-ак ат басып тора ди.
Әмма... Принцның йөзе баклажан кебек кап-кара икән.
“Йә, ярар, болай да бик чибәр, – дип уйлаган Принцесса. – Безнең Африкада башка төслеләре юк бит инде...” Ул, ягымлы елмаеп, Принц белән исәнләшкән.
– Юлдан ачыгып килгәнсездер, әбәткә баклажан кыздырдык, рәхим итегез, – дигән ул.
– Әйе, баклажан яратам мин, – дип җавап биргән Принц, һәм аңа бриллиантлар белән бизәлгән бүләген сузган.
Туйдан соң яшьләр бик салкын кыш булган, җиргә ап-ак кар яткан ерак илгә ял итәргә чыгып киткәннәр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    43
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    31
    0
    0