Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балачак әдипләре: Флера Гыйззәтуллина шигырьләре

Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага «Татарстанның халык шагыйре» исеме бирелде. 

Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага «Татарстанның халык шагыйре» исеме бирелде. 

Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туа. Бала чагы сугыш елларына туры килә. 7 сыйныфны укып бетергәч, колхоз фермасында терлек карый. Яшьтән үк иҗат белән кызыксына. Беренче шигырьләре 1963 нче елда район газетасында басыла.

Флера Гыйззәтуллинаның балалар өчен язган шигырьләре «Сабантуй» газетасында басыла.

Төш вакытында

Сандугач тынган сайраудан, 

Башак өлгерткән басу. 

Инде башакларга күчкән

Кош моңындагы ярсу.

 

Инде комбайннар көйли

Бишек җырын басуның.

Минем дә бар сайратасы

Ике агач кашыгым.

 

Бар сумкада сөтле шешә! – 

Ботка пешәр – тансыкка: 

Сайладык без төш вакытын

Үзебезнең концертка.

 

Кояш та әйбәт кыздырса,

Уракчыны хушлатып,

Без сайрарга тырышырбыз

Сандугачка охшатып.

 

Гыйльми

Минем дустым бар, –

Тискәре Гыйльми:

– Кит! – дисәң, китми,

– Кил! – дисәң, килми.

Ә без шулай да 

Дус аның белән.

Тискәрелекнең

Мин җаен беләм.

– Кит! – дип кычкырам,

Бик тиз кирәксә,

– Кил! – дип кычкырам,

Китми йөдәтсә.

Кем әйтә аңа:

«Кит-кит, Гыйльми», – дип,

Ә кемдер әйтә:

«Кил-кил, Гыйльми», – дип.

Кем нахак әйтә

Һәм кем хак әйтә, – 

Гыйльми үзе дә

Төгәл белми бит.

 

Бушлай ал

Мансур әтисен ярата,

Бер дә артыннан калмый.

Кибетләргә барып керсә,

Яшь түгеп тәти даулый.

 

– Акча юк бит, – ди әтисе.

– Бушлай ал, – дип ялвара. –

Бик күпләр бит, бирер әле

Кибет апа – Гөлнара.

 

Кара мәче

Күзләрендә ут уйнатып,

Юлымны кисә мәче,

Мәктәбемә барган саен,

Мин ялварам:

– Кисмәче...

 

Инде тигезләштек дисәм, – 

Кача шул каракаем!

Мәче күк эчемне тырный

Укуым – кара кайгым!

 

И-и, куа китәм мәчене

Таш йомарлап учыма:

Соңга калдыручы да шул,

«Берле» алдыручы да!

 

Йокларга ятсам, шул мәче

Йөдәтә төшкә кереп.

Классташлар, шул мәчегә

Очрамагыз сез берүк!..

 

Мин – дәү апа

Канатлар җилпеп очарга

Син дә өйрән, Мәдинә! 

Күбәләкләр очып уйный

Синең тирәңдә генә.

 

Күбәләкләр әнкәйләрнең

Күз явы ул, Мәдинә!

Ә туган җир безнең өчен

Иң зиннәтле хәзинә...

 

Кояшлы көн, ямьле көннәр

Хуҗа илнең яменә, 

Илгә-көнгә иминлекләр

Телик бергә, Мәдинә!

 

Синең өчен мин – дәү апа:

Шуны бел син, Мәдинә!

Йөрәкнең дә иң олысы

Ватанда һәм Әнидә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев