Габдулла Тукай шигырьләре: "Кошларга", "Фатыйма белән Сандугач"

Кошларга
Габдулла Тукай
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!
Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Фатыйма белән Сандугач
Габдулла Тукай
Фатыйма:
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек[1] ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
[1] мәхбүслек - заключение в тюрьму, задержание, арест
мәхбүс - узник, арестант, невольник, пленник
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?