"Иң зур бүләгем" Энҗе Мөэминова


Кемне генә сокландырмас,
шатландырмас,
Яңа гына ачылып килгән
сабый теле!
Зур бер ачыш, табыш сыман
тоела бит,
Аның башлап әйтер һәрбер
яңа сүзе.
Оныгыма Ана теле бүләк иттем,
Татарчалап: “Әти!” - диде,
“Әни!” - диде.
“Әйт әле мин, күбәләк, дип,
Сөйләшик без бергәләп”, - дип
Бөтергечтәй бөтерелеп
биеп йөрде.
Әйтерсең лә, моңа кадәр
бер кеше дә
беркайчан да
Андый матур сүз әйтмәгән!
Гөлчәчәктәй иреннәрен
һичберкем дә
Аның кебек матур итеп
тибрәтмәгән!
Оныгыма ана теле
бүләк иттем,
Күңел түрен нурлап торыр
шиңмәс гөлне -
Алтын, көмеш, җәүһәрләрдән
кыйммәтлерәк,
Тукай, Такташ, Җәлилләрне
биргән телне!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: