ИБРАҺИМ БИЕКТАУЛЫ шигырьләре.
Балалар өчен шигырьләр
КӨРӘК СҮЗЕ
Минем исемем – Көрәк,
Мине белмәгән сирәк,
Тырыш йөртә кадерләп,
Ялкау йөртә өстерәп –
Барысын күрә Көрәк...
Җәен бакча казыйм мин,
кышын карлар көрим мин…
Кемгә эшчән дус кирәк –
Таныш булыйк, мин – Көрәк!
УРМАНДА
Урманда бар аюлар,
Төлкеләр һәм бүреләр…
Зур абыйлар әйттеләр:
«Әгәр күрәсең килсә,
барып кара», – диделәр.
Абый белән икәүләп
Озак йөрдек урманда,
Ләкин, зоопаркны
Табалмадык без анда…
Әти: «Зоопарк, – ди, –
Була,улым, шәһәрдә.
Шунда барырга кирәк,
Аю белән бүрене
Күрим дисәң, әгәр дә!»
АКЫЛЛЫ ПЕСИ
Калада – катлы өйләр.
Катлар тулы: кешеләр,
һәм этләр, һәм мәчеләр –
Бик тә кызык яшиләр...
Өске катта – күршедә
Бер песи бар, чем-кара.
Әнә, иртүк торган да
Урамга чыгып бара.
Ий йөгерә, ий уйный,
карап тора һәм уйлый...
Бу сөйкемле песигә
шаккаталар кешеләр.
Карыны ачкач, арыгач,
Фатирына кайта ул,
Ябык ишек төбендә,
Озак көтеп, ята ул.
Хуҗасына кычкырса,
Ишетәсе юк – гомер.
Ишеге гади түгел –
Бик авыр калын тимер...
Әнә, бер абый килә.
Песи аны чакыра:
«Мияу, мияу, абый, – ди –
Булыш ишек ачарга!»
Беренче тапкыр түгел,
Һәркөн шулай лабаса –
Күрше абый кыңгырауның
Ак төймәсенә баса.
Сорый белеп сорасаң,
саңгырау да ишетә.
Теле булган песигә
Ачыла бар ишек тә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев