ИСЕМСЕЗ КҮЛ
КАМИЛ КӘРИМОВ
Авылны чыгып, өч чакрымлап юл үткәч, калын катнаш урман башлана. Ерактан кара-кучкыл зәңгәр булып күренеп торгангамы, аның исеме – карурман…
Сүзендә тора белә икән Нәгыйм абый, Рөстәмнең мәктәптән кайтканын көтеп торган. Карурманга барырга күптән хыялланып йөри иде Рөстәм. Аучы башы белән шушындый кызыклы ауга ияртеп алып чыккач, дус димичә, кем дисен инде Нәгыйм абыйны?!
Алар, «Сәфәри умарталыгын» сул якта калдырып, ат юлы белән кереп киттеләр.
– Нәгыйм абый, мылтыгыңны күтәреп барыйм әле бераз гына.
– Патронсыз мылтык – күсәк бит ул. Ну, мә, күтәр инде, алай бик теләгәч.
Агач кәүсәләре туннеле аларны «Үрдәкле күл»гә алып чыкты.
Чикләвек, миләш, балан куаклары белән аралашып үскән биек имән, юкә, кармаклар аны камап алган. Бу күл җиргә уелып кергән зур түгәрәк көзге сыман. Өслегендә кояш нурларын үзләренә ияртеп кәрәкәләр сикерешә… Рөстәм монда җае чыккан саен килергә тырыша. Йә җир җиләге җыючыларга, йә балан, чикләвеккә килүчеләргә иярә. Ә бүген ул күршесе Нәгыйм абый белән. Санап карасаң, аның мылтыгы ничәмә-ничә тапкыр атылгандыр инде бу якларда...
Аучы этсез йөрми. Актырнак та – хуҗасының аерылмас дусты. Атылган үрдәкләрне ташырга аңа гына куш. Җитез башкара, ауга еш йөргәне әллә каян билгеле.
Күлгә санаулы адымнар гына калгач, Рөстәм белән Актырнакны калдырып, Нәгыйм абый үзе китте. Алпамшадай зур гәүдәсе, озын балтырлы итекләре белән салам сынган тавыш та чыгармыйча ничек атлый беләдер ул?! Урыныннан да кузгалмый кебек, ә үзе инде камышлар арасына кереп югалды.
Агачтан агачка бәрелеп, шартлау авазы яңгырады… Рөстәм күл өстенә карады, куркудан тигезле-тигезсез хәрәкәтләр ясап, ике якка ике кыр үрдәге күтәрелде. Тагын шартлау…
Куркынган үрдәкләр ике яклап күлне әйләнеп үттеләр дә, кайдадыр еракта-еракта очрашып, бер ноктага әйләнделәр.
Шартлау авазы камышлар арасына кереп югалгач, кинәт кенә тынлык урнашты. Әйтерсең бу тынлык Нәгыйм абыйга, Рөстәмгә, хәтта Актырнакка да уйланыр өчен бирелгән иде.
– Кул калтырый, юкса, яшьрәк чагымда мылтыксыз-нисез әсир ала идем мин киек кошларны.
Мактану – җиңелүнең бер төре, диләр. Хәер, Рөстәмне уйландырганы монысы түгел. Кайтыр юлның зарыктыргыч бер минутында Нәгыйм абыйсы зарланырга кереште.
– Әзәйде үрдәкләр. Элек ичмасам ау дисәң дә ау иде… Нәрсә, бүселеп барасың, мә, хет мылтыкны тотып кайт. Күнегә тор, син бит аучы буласы кеше.
Рөстәм мылтыкны алмады. Бер уй тынгы бирми иде аңа: бу күл элек «Торна күле» дип аталган, хәзер исә анда торнаның каурые да юк. Инде «Үрдәкле күл» диләр. Тора-бара «Кәрәкәле күл» диярләр. Ә кәрәкәләрен дә тотып бетергәч… «Исемсез күл» булып калыр микән?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев