Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кеше һәм хөрмәт турында татар халык мәкальләре

* Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.* Гадәт гадәткә тарта.* Гадәтне сәләт җиңә.* Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың.Яманга күнсәң, әрәм булырсың.* Кеше эшкә күнегер,Күнекмәгән дөмегер.* Өйрәнгән җир...

* Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
* Гадәт гадәткә тарта.
* Гадәтне сәләт җиңә.
* Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың.
Яманга күнсәң, әрәм булырсың.
* Кеше эшкә күнегер,
Күнекмәгән дөмегер.
* Өйрәнгән җиренә сыер да кайта.
* Таякны чи чагында бөгеп кал!

* Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.
* Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.
* Үрдәк йомыркасын тавык басар,
Бәбкәсе суга качар.
* Һәркемнең үз гадәте.
* Чөйне чөй белән,
Гадәтне гадәт белән (чыгаралар).
* Чучка үлә ятса да, мыркылдавын куймас.
* Яман чир тиз йога,
Яман гадәт тиз керә.
* Яхшы гадәт адәм итәр,
Яман гадәт әрәм итәр.
* Яхшы гадәт яман гадәтне куар.
* Кеше авызына карама,
Кеше табагын ялама!
* Уңсаң да үзеңнән,
Туңсаң да үзеңнән!
* Үзеңне үзең уйламасаң,
Сине кеше уйламас.
* Кешедән күрмә, үзеңнән күр.
* Үзен белгән инсаф белер.
* Үзен белгән кешене дә белер.
* Үзен танымаган кешене танымас.
* Үзеңне үзең бел!
* Үзең нинди - көзгең шундый.
* Адәмнең хөрмәт күрүе дә хурлык күрүе дә үз кулында.
* Гөл кадерен былбыл белер.
* Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр.
* Җимешле агачның башы түбән.
* Иелгәнгә иел,
Башың җиргә тигәнче,
Чалкайганга чалкай,
Башың күккә тигәнче.
* Иелгәнгә иел,
Ул да сиңа кол түгел;
Эреләнгәнгә эре тор,
Ул да әллә кем түгел.
* Иелмәгәнгә бөгелмә!
* Йолдыз бик югары да, ул да кое төбенә төшә.
* Ишәккә җәймә түшәк, ишәк түшәк кадерен белмәс.
* Кечегә шәфкать итеп юл бир,
Олыга хөрмәт итеп кул бир.
* Кечеләр олыга буйсына,
Энеләр агага буйсына.
* Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
* Кешегә кечелек итәм дип, башыңны идәнгә бәрмә.
* Кешегә кече бул,
Үзеңнең кеше икәнеңне дә онытма!
* Кешегә ярыйм дип ярылып үлеп булмый.
* Кешегә ипи алып кайту гына әйбәт. (Ошатмаса үзең утырып ашыйсың.)
* Кеше үзен-үзе җуймаса, аны кеше җуймас.
* Кеше үз кадерен үзе арттырыр.
* Кадерләгәннең кадерен бел.
* Кадерләсәң кешене,
Кадерләрләр үзеңне.
* Олы булсаң, кече бул!
* Олыларны олыла,
Үзең дә олаерсың.
* Олылар сүзен тыңламасаң,
Олыгайганчы игелек күрмәссең.
* Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын.
* Төлке тиресе белән, былбыл өне белән кадерле. (Өне — авазы.)
* Үз кадерен белгән кешене кадер ит.
* Үз кадереңне үзең бел!
* Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс.
* Хайваннарны хөрмәт кыл, кешеләрне үзең бел.
* Тук башак аска иелә,
Буш башак өскә үрелә.
* Һичкемне үзеңнән түбән уйлама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев