ИҖАТ
ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ: кошлар турында табышмаклар
***Кечкенә генә берәү,Артында озын терәү.***Колга башыңда йорты,Эчендә аның җырчы.***Бер кошым бар: тынмый,Агачка оя кормый;Өе-җирдә,Җыры − күктә.***Кулы юк, балчык ташый,Балтасы юк, өй ясый.***Гөлдер...
***
Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.
***
Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
***
Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры − күктә.
***
Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
***
Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
Фото: pixabay.com
Җаваплары:
- Саескан
- Сыерчык
- Тургай
- Карлыгач
- Күгәрчен
“Татар халык табышмаклары” китабыннан. Нәкый Исәнбәт
Теги: ТАБЫШМАК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев