Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Киемнәр кая киткән?

Әкият

Мин төн уртасында күрше бүлмәдә мәзәк тавышлар ишеттем. Бу бүлмәдә Әхмәт йоклый иде. Мин аптырап калдым. Нинди тавыш булыр бу вакытта? Кемнәр килгән икән Әхмәт янына? Акрын гына килдем дә тыңлый башладым. Ишек ярыгыннан караган идем, — исем китте. Бүлмә уртасында киемнәр. Әйе, Әхмәтнең Чалбары, Күлмәге, Бүреге, ботинкалары һәм оеклары. Алар җыелганнар да гөр килеп бәхәсләшәләр. Ә Әхмәт үзе йоклап ята. Берни дә ишетми, күрми.

Уртада Күлмәк. Аның якасы бөгәрләнгән, җиңе ертылган, бер генә төймәсе калган. Ул да бер генә җептә асылынып тора. Шул ертык җиңен селки-селки, Күлмәк сөйли: — Кичә малайлар белән сугышып, менә бер җиңемне чак өзеп чыгармады. Уң җиңемне карагыз: менә бит ул гармун кебек җыерылган. Әхмәт бу җиңгә борынын сөртеп йөри. Төймәләремне карагыз: биштән тик берәү генә калган ич. Ул да иртәгә өзелеп төшәчәк. Ә яка? Юк, карамагыз аңа...

— Мине күрегез, мине! — дип, кыек-мыек атлап, уртага Чалбар чыкты. — Мине теккәнгә бер генә атна, ә тезләрем сүсәрде дә. Балак очларыма балчык ябышып каткан. Кесәмне күрегез бер генә. Анда ни генә юк: таш, тимер-томыр, ватык уенчыклар... Күтәрә дә алмыйм.

Карават астыннан сыңар Ботинка килеп чыкты. — Минем хәлем аннан да начар! — диде ул. — Менә бауларым юк. Мине Әхмәт киндерә белән генә бәйләп йөри. Бауларым өстерәлеп йөрде-йөрде дә ишеккә кысылып өзелеп калды. — Кайда соң сезнең икенчегез, уң аяк Ботинкагыз кайда? — дип сорады Чалбар.

Почмактан тавыш килде. «Мин монда! — диде кемдер, елак тавыш белән. — Җылыткыч батарея астында. Мине салган чакта, Әхмәт шушында кыстыра да аягын тыга. Мин кысылып калам. Хәзер сезгә күренергә оят, олтаным купты. Чөнки Әхмәт теләсә нинди кәнсир калайларын футбол итеп тибеп йөртә» .

Ботинканы бары да кызганды. — Мине күрегез әле, мине! — диде кемдер. Карасам, уртада Бүрек тора. Аның бер колагы салынган, икенчесе күтәрелгән, түбәсеннән мамыгы бүлтәеп чыккан. — Мине сатып алганга бер ай да юк, — диде Бүрек. — Менә үзегез күреп торасыз, мин нинди хәлдә! Менә бәйли торган бавым да юк бит. Ул аны чәйнәп өзде. Ә кичә? Кичә ул мине шундый җәберләде! Мәктәптән кайтканда, мине туп итеп типкәләде.

Бүрекне кызганып, бары да авыр сулап куйды. «Ай-яйяй!» — диделәр. — Нишлибез? Болай яшәп булмый! — диде үкчәсе тапталган Оек. — Бүрек, син нәрсә уйлыйсың? Бүрек уйга калды. Аннан әйтте: «Болай яшәп булмый, без башка берәр акыллы малайны эзләп китик!» — диде. Бүрек белән бары да килеште.

— Китәбез, китәбез! — диде шунда ук Ботинка. — Үзенә үпкәләсен!

Шунда ишек ачылды. Алдан авызын ачкан Ботинка атлады, аның артыннан үкчәләре тапталган оеклар киттеләр, алар артыннан мамыгы чыккан Бүрек тәгәрәде, Чалбар да озын-озын атлап килеп чыкты. Иң азактан, ертык җиңен селки-селки, Күлмәк ашыкты. Тик алар урам ишеге төбендә туктап калдылар.

— Минем башыма бер фикер килде, — диде Чалбар, — мондый хәлдә безне беркем дә үзенә алмас. Без кием төсенә керик башта! Киемнәр борылдылар да Әхмәтнең Әбисе бүлмәсенә юл тоттылар. Әби бүлмәсендә дә бик озак сөйләшү, зарлану булды.

Икенче көнне Әхмәт, киемнәрен эзләп, елый-елый, Әбисе янына килеп керде. «Мин аларны каян табам инде хәзер, мәктәпкә соңга калам ич!» — дип зарланды. — Әгәр минем сүземне тотсаң, киемнәрең табылыр! — диде Әбисе. — Әйт, Әбекәй, сүзеңне тотам, — диде Әхмәт.

— Мин сезне кадерләп кенә, чиста итеп, саклап кына киярмен. Кайтыгыз, киемкәйләрем, дип әйт! — диде Әбисе Әхмәткә.

— Күлмәккәем, Чалбаркаем, Бүреккәем, Оеккаем, ботинкаларым, мин сезне кадерләп кенә, саклап кына киярмен, чиста гына, пөхтә генә йөрермен! — диде Әхмәт.

— Кайтыгыз миңа! Шуннан почмактагы шкаф ачылып китте, аннан Чалбар, Күлмәк, Бүрек, оеклар һәм ботинкалар килеп чыкты. Алар бары да чисталар, әйбәтләр иде. Аларны Әби кием төсенә керткән. Әхмәтне шуннан соң киемнәре бервакытта да ташлап китмәде. Ни өчен? Анысын сез әйтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев