Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре

Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....

Белем-гыйлем
* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
* Аю беләгенә ышана,
Адәм белегенә ышана.
* Белем белен ашата.
* Белемдә бәхет,
Белемсезгә дөнья ләхет.

* Белемдә көч.
* Белем йөрәккә куәт.
* Белемлекнең чиге юк.
* Белем тәҗрибәдән туа.
* Белем һәр куркынычны җиңә.
* Беләктән белек көчле.
* Белем — нур, белмәү — хур.
* Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
* Дөньяда иң зур байлык — белем.
* Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.
* Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.
* Икми иген шытмас,
Өйрәнми белем йокмас.
* Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
* Кул кыла алмаганны, белем кыла.
* Акыл — тузмас кием,
Гыйлем — корымас кое.
* Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
* Гыйлем — акылның яртысы.
* Гыйлем алу — инә белән кое казу.
* Гыйлем — ау,
Язу — бау.
* Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
* Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
* Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
* Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
* Гыйлемнән башка гамәлең юк,
Әйләнергә дә әмәлең юк.
* Гыйлемнән зур хәзинә юк.
* Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
* Гыйлемсез бер яши,
Гыйлемле мең яши.
* Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
* Дөнья тулы гыйлем,
Башыңда калганы белем.
* Адәм баласы көмеш,
Гыйлеме булса — алтын.
* Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
* Син карышмасаң, гыйлем карышмый.
Китап
* Китап — белем чишмәсе.
* Китап галим — телсез мөгаллим.
* Китапның белмәгәне юк.
* Китапсыз өй — ишәк абзары.
* Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.
Уку-язу
* Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку.
* Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
* Ерактагы укып беленә, якындагы - күренә.
* Заман хәзер шундый заман:
Укымаган эттән яман.
* Күп укыган күп белер.
* Кояш җирне яктырта, уку - мине.
* Уйламый уку — аңгыралык,
Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.
* Уку — күңел нуры,
Укымый калган — кеше хуры.
* Уку каты булса да җимеше татлы.
* Уку — очкан кош,
Язу — тозак.
* Укусыз - белем юк,
Белемсез - көнең юк.
* Уку төбе — туку.
(кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
* Укы да бел, уйна да көл,
Уйнавын уйна,
Йомышны да уйла.
* Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
* Укып белү бер башка,
Күреп белү бер башка.
* Укысаң белерсең,
Укымасаң бөләрсең.
* Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
* Аюга акыл өйрәткән таяк,
Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.
* Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
* Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
* Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
* Табак килсә, сабак куй,
Сабак килсә, табак куй.
(аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).
* Тук корсак сабакка чукрак.
* Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
* Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев