Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Китапка мәдхия

Сания Әхмәтҗанова

Китап алам, күңел тарыкканда,
Җаннарыма сердәш кирәктә.
Яңа дускай, кызык яңалары,
Искеләре якын бигрәк тә.
Укып бәгырь сыза, күңел тула,
Гаделсезлек белән очрашсам.
Ятимнәрнең, ялгызларның зары
Саегыр күк, кушылып елашсам.
Китап  алам, үз-үземне җуйсам,
Саллырагын, кайчак  юкасын...
Өр-яңадан туган кебек булам,
Татып әнкәм теле шифасын.
Шөкер итәм һәр бит, һәр юл саен,
Гыйбрәт алып залим-золымнан.
Без ясыйсы нәтиҗәләр кайчак
Юллар арасына салынган.
Кызык хәлләр укып тугарылсам,
Чистарынсам көлеп-түгелеп,
Кайтып киләм гамьсез балачакка,
Иң саф тойгыларга күмелеп.
Китап алам, саксыз рәнҗетсәләр,
Җәбер күрсәм ялган-нахактан.
Үгет-нәсыйхәтне эзләп табам
Акыл мәгарәсе – китаптан.
Сүз кодрәте, Изге китап саклый
Юк-бар уйдан, яман нияттән.
Рухи кыйблам манарасын барлыйм
Сүрәләрдән, изге аятьтән.
Китап алам фикер сүрәнләнсә,
Очкын эзләп гыйлем-учактан.
...Күпсенмәсен акыл хәзинәсен,
Аермасын, Раббым, китаптан.
                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев