Көн җылынды
Мәхмүт Хәсәнов
Әтисе белән әнисе, әйбәтләп киендереп, Хәйдәрне дә үзләре белән ишегалдына алып чыктылар. Тышта салкын. Кар ява. Әтисе белән әнисе утын кисәргә кереште. Ә Хәйдәр бер читтә басып карап торды. Бераздан аның бүрек түбәсен, җилкәләрен кар каплап китте. Әтисе Хәйдәргә таба борылды да, елмаеп:
– Улым, кар күмеп китә күрмәсен үзеңне, – диде. Ә бераздан әнисе:
– Улым, туңмыйсыңмы? – дип сорап куйды. Хәйдәр ни дияргә дә белмәде. «Туңам» дисә, өйгә кертеп җибәрүләре бар, ә аның өйдә утырасы килми. «Туңмыйм» дияр иде, – суык. Әнә бит суык, шаярган кебек кенә итеп, борынны, бит очларын чеметеп алды. Аннары бияләй эчендәге бармакларга, итекләр эчендәге тәпиләргә үк барып җитте... Әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр. Кая ул туңу! Тирләп чыкканнар. Бераздан әтисе Хәйдәр янына килде.
– Улым, туңасың ич, – диде ул.
– Яле, шушыларны утынлыкка илтеп куй, суык синең янда тора алмасын. Хәйдәр ярып ташлаган утын агачларын берәм-берәм утынлыкка ташый башлады.
– Менә улыбыз да эшкә ярый хәзер, – дип куаныштылар әтисе белән әнисе. Бераздан Хәйдәр, әнисе янына килеп, бүрек колакчыннарын чишәргә кушты.
– Әни, көн җылынды! – диде ул. Әтисе белән әнисе рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары әтисе, Хәйдәрнең аркасыннан сөеп:
– Көн җылынмады, улым, эш җылытты сине, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев