Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кышкы шигырьләр

Хәерле көн «Сабантуй» журналы редакция хезмәткәрләре. Сезгә Актаныш якларыннан күп итеп сәламнәр һәм Яңа ел алды шигъри күчтәнәчләр җибәрәм. Минем исемем Алсу була, 2023 елның ноябрь аеннан Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмә әгъзасы. Хезмәтегездә уңышлар, өегезгә иминлек, илебезгә тынычлык теләп калам.

Кар бөртеге
Кышның яме - аклык төсен
Кар бөртекләре җыйган.
Кыш фасылын аклар өчен
Безгә күктән коелган.
Якты көннәр кыскарды шул,
Фонарь утлары янды.
Җил биетеп, кар бөртеген,
Минем учыма салды.
Карап туймаслык могҗиза,
Салкын көннең бүләге,
Кемнәр шулай оста бизи
Кар бөртеген, күр әле!

Бозлы бизәкләр
Суык бабай җәйнең төсен
Беркайчан да күрмәгән,
Шуның өчен рәсемнәрен
Буяуларга төрмәгән.
Ясаган ул сурәтләрен
Безнең тәрәзәләргә,
Күзәтәбез көнозын
Бозлы бизәкләр генә.

Зәмһәрир суыклар

Зәмһәрир суыклар килгән,
Тышка чыкмалы түгел.
Тәрәзәне бәс сарыгач,
Җәйләргә кайта күңел.
Җиңел инде, кәбестәдәй,
Катлы кием кимисең,
Өстә ни бар, шуның белән
Рәхәтләнеп уйныйсың...
Кылт итеп, исемә төште
Җәй көне зарланганым.
Түзәлмәслек эсселәрдән
Өйдә качып торганым.
Шулай булгач, түзим әле,
Ямьле көннәр күпсәнә.
Әниемә мин әлегә
Киттем ярдәмләшергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев