Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Көз турында җырлар

Көз турында җырлар

Көзге табын

Ф. Яруллин сүз. О, Усманов муз.

 

Көзге табын-бай табын

Кыяр карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Көзге табын- бай табын

Кыяр карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

 

Кушымта:

 Алмалары, алмалары ал төсле,

Балкып туган, балкып туган таң төсле.

Капсаң эри, капсаң эри авызда

Һәр кисәге, һәр кисәге бал төсле.

 

Ә җимеше, җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер Кайнар, кояш төслесе.

Ә җимеше, җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер Кайнар, кояш төслесе.

 

Кушымта:

Әткәм кебек, әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек, әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт, көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик бәхетле, бик шат без.

 

Көз

Илһам Байтирәк көе

Бикә Рәхимова, Г.Гәрәева сүзәләре

 

Һәр ел саен көзләр килә,

Ашыкмый, кабаланмый.

Җылы кебек тоелса да,

Ул җәй кебек булалмый.

 

Кушымта:

Ә шулай да көз, көз инде.

Без аны яратабыз.

Алтын-сары матур көзне

Ел да көтеп алабыз.

 

Җәйнең кояшлы көннәре,

Әле көздә саклана,

Әбиләр чуагы җитсә,

Көз җәйгә ошап кала.

 

Кушымта:

Җәйдә үскән уңышларны,

Көздә җыеп алабыз

Көн артыннан көннәр үтә.

Кышка таба барабыз.

Кушымта.

 

 

Көз һәм балалар җыры

Г.Гәрәева көе һәм сүзләре

 

– Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 

 

– Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар,

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

 

– Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 

– Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

 

– Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 

– Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

 

 

Сары агачлар

Н.Яхина, Г.Гәрәева сүзләре

Н.Яхина көе.

 

Урманнарда бар агачлар,

Сап-сары күлмәк кигән.

Бу сары төс табигатьнең

Көзгә бүләге икән.

 

Кушымта:

Сары-сары сап-сары,

Агачның яфраклары,

Бигрәкләр дә матур икән,

Көзнең шушы чаклары,

Көзнең шушы чаклары.

 

Атлыйбыз көзге сукмактан,

Урманда көз сулышы.

Сапры яфраклар коела,

Җиргә төшә ярышып.

 

Кушымта:  шул ук

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев