ИҖАТ
Мәзәкләр
«Сабантуй» мәзәкләре
Мәктәптә беренче класс укучылары медосмотр үтә.
- Колай һәм борын буенча зарларың бармы? – дип сорый табибә кечкенә Алсудан.
- Бар.алар миңа свитер кияргә комачаулый.
Укытучы «2»ле капчыгы»ның өенә килә:
- Әниең өйдәме?
- Юк.
- Әтиең?
- Ул да качты.
- Бүген контроль эш, ди укытучы.
- Ә калькулятор кулланырга ярыймы?
- Әлбәттә, ярый. Контроль эшнең темасын языгыз: «Унтугызынчы гасырда Россия тарихы».
Әтисе кечкенә кызын йокларга яткыра. Кыз йоклап китәргә маташа. Әтисе аның колагына пышылдый:
- Бәләкәчем, син инде тылсымлы урман, сөйләшә торган җәнлекләр турында төш күрәсеңдер, әйеме?
- Юк, әти... – ди кыз йокы аралаш. – Әле реклама бара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев