Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Нәби Дәүли

(1910–1989)

Шагыйрь, язучы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли 1910 нчы елның 1 нче июнендә Әлки районы Иске Камка авылында игенче гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала. Унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, укуын фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә дәвам итә. Аннан соң Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводында эшли.

1920 нче еллар ахырында Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетада үзенең шигырь һәм очеркларын бастыра башлый. 1930 нчы елда газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Армия сафларыннан Нәби Дәүли Казанга кайта. Татарстан Республикасы яшьләр газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1937–1941 нче еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). 

1941 нче елның 25 нче июнендә Нәби Дәүли фронтка китә. Шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган бәрелешләрдә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. 1945 нче елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми. Язганнары басылмаса да, ул иҗат эшеннән туктамый. Шигъри әсәрләр язу белән беррәттән, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Әсәрләрен бастыруга рөхсәт алгач, 10 ел эчендә 12 китап чыгара. 

Нәби Дәүли 1989 нчы елның 18 нче маенда Казанда вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев