Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Николай Лобачевский

Мәшһүр ватандашыбыз - Николай Лобачевский белән танышабыз.

 

Николай Лобачевский

Күренекле рус математигы, Евклидныкы булмаган геометрияне булдыручыларның берсе, танылган мәгърифәтче Николай Иванович Лобачевский 1792 елда Түбән Новгородта туа. Әтисе үлгәч, әнисе аны һәм абыйсы белән энесен Казанга алып килә. 1802 елда малай Казан гимназиясенә укырга керә.

14 яшендә Лобачевский Казан университеты студенты була, ә инде 23 яшендә профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1827 елда Николай Лобачевский ректор итеп сайлана. Бу елларда ул университет өчен күп эш башкара: яңа биналар төзи, көнчыгыш телләр өйрәнүне үстерә һәм төрле халыклар студентларына бергә укырга ярдәм итә. Лобачевский 10 ел буе университет китапханәсен җитәкли, ә бүген КФУның Фәнни китапханәсе аның исемен йөртә.

Лобачевский Евклидныкы булмаган геометриягә нигез сала. 1826 елда ул туры сызыкта булмаган нокта аша бер түгел, ә берничә сызык үткәрергә мөмкинлеген игълан итә. Бу идея башта сәер булып тоела, һәм галимнәр аны кабул итми. Ләкин соңрак Лобачевскийның идеяләренең физика һәм астрономия өчен файдалы булуы ачыклана.

Казан Лобачевскийны берничә тапкыр сыный. 1830 елда, шәһәрдә холера авыруы көчәя башлагач, ректор университет территориясендә госпиталь һәм тәэмин итү пункты оештыра һәм кешеләрне коткара. 1842 елда коточкыч янгын Казанның яртысын юк итә, һәм Лобачевский университет биналарын һәм приборларын коткаруны үз өстенә ала.

Гомеренең азагында галим тулысынча диярлек сукырая, ләкин эшләвен дәвам итә: «Пангеометрия» дип аталган  соңгы хезмәтен студентларына әйтеп торып яздыра.

Лобачевский 1856 елда Казанда вафат була һәм Арча зиратында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев