Рөстәм
Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә.
Алмалары: «Мине ал, мине ал!»; конфетлары: «Кулыңны суз! Ах, тәмле без, ах, тәмле!»; карбызлары: «Ал-кызыл без! Ал-кызыл! Кап авызыңа, эрербез», – диешә сыман, алдыбызда кызыктырып яталар. Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Башта миңа карады ул. Аннан әбисенә карады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса салды. Мин бер алма алып бирдем. Апасы аның алдына конфет, бер телем карбыз куйды. Улым үзен бик әдәпле тотты. Ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады. Ашъяулыкка карбыз суын агызмады.
Дәрҗия Аппакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев