Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рухия Ахунҗанова шигырьләре

Иҗат

Барысын да яратам

Мин җәйне бик яратам,

Аны бик якын күрәм.

Болындагы чәчәкләрдән

Матур такыя үрәм.

 

Мин көзне дә яратам,

Көзге алмалар тәмле!

Яфраклар да төрле төстә,

Шуңа тирә-як ямьле.

 

Кышны да яратам мин,

Кышын җир ап-ак була.

Безгә чана шуар өчен

Бөтен җиргә кар тула.

 

Кояшлы яз бигрәк матур,

Шуңа яратам аны.

Безнең өчен кошлар сайрый,

Яңгыратып дөньяны.

 

Трамта-там,

Трамта-там.

Мин җәйне дә,

Мин көзне дә,

Мин кышны да,

Мин язны да – 

Барысын да яратам!

 

Бәбкә саклыйбыз без дә

Дәү әниләр белән бергә

Бәбкә саклыйбыз без дә.

Алар барында ата каз

Тия алмый шул безгә.

 

Бәбкәләрнең пип-пип килеп

Сөйләшкәнен тыңлыйбыз,

Куышабыз, су керәбез –

Бер дә эшсез тормыйбыз.

 

Казлар белән дус яшибез,

Бер дә килмибез сүзгә.

Ярыша-ярыша, җәй буена

Үсәбез күренеп күзгә.

 

 

Яңа күлмәк

Минем әни – тегүче,

Келтерәп бара эше.

Мин дә тегәм күлмәкләр

Ул төшергән үрнәктән.

 

Теккән күлмәкләрем, дим,

Курчакка булсын таман.

Кисәм, ялгыйм... янә кисәм –

Төрле чарасын табам.

 

Курчак белән пар итеп

Күлмәк киеп алабыз.

Яңа күлмәк котлатырга

Дәү әнигә барабыз.

 

Дәү әниебез безне

Елмаеп каршы ала.

Икебезнең дә кесәгә

Тәмле кәнфитләр сала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев