ШАЯН КАР БӨРТЕКЛӘРЕ
Кичә түгел, бүген түгел, иртән түгел, кич түгел, ерак-ерак бер басуда кар бөртекләренә күңелсез булып киткән. «Көннәр буе гел бер урында утырабыз бит, ә!» – дип шаулаша башлаганнар алар.
Аеруча кышның беренче көннәрендә үк яуган кар бөртекләре зарланган. Февраль бураннарына ияреп килгәннәре дә аларга кушылган: «Чыннан да, буран белән бергәләп очып йөрүе шундый күңелле иде, ә хәзер тик ят инде», – дигәннәр.
Шуннан озын-озак кына сөйләшкәннәр, серләшкәннәр дә биергә өйрәнергә булганнар.
– Менә күрерсез! – дип кычкырган иң матур, иң ялтыравыклы кар бөртеге. – Бии-бии без әллә кайларга кадәр китә алырбыз!..
Аннары ак кар бөртекләре көлешә-көлешә биергә өйрәнгәннәр. Бии-бии уйный-шаяра башлаганнар. Бер-берсенә тиеп, берсен-берсе кытыклаганнар. Күз яшьләре чыкканчы көлгәннәр һәм, үзләре дә сизмәстән, шаян тамчыларга әверелгәннәр. Шуннан алар, шау-гөр килеп, гөрләвек булып, елгага таба юл алганнар.
Менә шулай барлыкка килгән, ди, язның шаян гөрләвекләре.
Айсылу Имамиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев