Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җыр турында мәкаль-әйтемнәр.

Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата, нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Җыр турында мәкаль-әйтемнәрне барладык.

Җыр – кешенең юлдашы.
Җырның канаты бар.
Эчең пошса, музыка уйна; уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла.
Атам-анам биегән, күңел ачкан биюдән; уйнап-җырлап биемәгән – җебегән.
Һәр заманның үз көе.
Ерактан җырлаган җыр матур ишетелә.
Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белү дә зур һөнәр.
Җыр, кайгыны басмаса да, күңелне ача.
Җыр - күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.
Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
Җырның ертыгы юк, ертылса ямавы юк.
Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк.
Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев