«Шайтан туе»
Зиннур Хөснияр
Хикәя
Бу дөньяда шайтаннар һәм җен-пәриләр бармы? Беләсегез килсә, мин сезгә бер хикәят сөйләрмен. Тик әүвәл әйтегез: тайга урманнары кайдан башланып китә? Белмисезме? Алайса үзем әйтәм: безнең авыл яныннан башлана ул! Казан артындагы Бикнарат, Битаман дигән авыллар тирәсеннән. Авыллар өстенә менә-менә ишеләм дип торган әлеге урманнар тайганың нәкъ үзенә барып тоташа. Җиләк, гөмбә һәм чикләвек җыярга шул урманга йөрибез инде.
Беркөнне без өч малай ‒ Әхәт, Айдар һәм мин – җиләк җыярга дип урманга киттек. Урман бик зур безнең! Шуңа күрә бераз шүрләтә дә. Җитмәсә, Айдар да гел үчекләп бара. Ул бездән бер яшькә зуррак. Олырак булуы белән масаеп, икебезне дә куркытмакчы була. Шүрәле килеп чыкса, кая гына качарсыз икән инде, ди. Без аңа курыкканыбызны сиздермибез.
Әүвәл авызга, аннары кечкенә чиләкләребезгә тырыша-тырыша җиләк җыйдык. Инде менә китәбез, дигәндә генә тагын җиләкле урын очрап куя. Шулай итә торгач, көннең кичкә авышканын сизми дә калганбыз. Шүрәле килеп чыкмагае, дип, кайтырга кузгалдык.
Авылга җиткәнче комлы юлдан тәбәнәк кенә тау күтәреләсе бар. Арылган, аякларга Ашыт буендагы зур ташларны бәйләп куйган кебек. Менә тауны да күтәрелдек. Чү! Авылда янгын түгелме соң? Авыл кырыендагы беренче өй – Айдарларның өе – дөрләп яна! Айдар: «Пожар! Пожар!» – дип чабарга тотынды. Без – аның артыннан! Йөрәкләр дөп-дөп тибә. Абынып егылган саен савытлардагы җиләкләр җиргә чәчелә. Әхәт җиләген чиләге-ние белән ташлап ук калдырды. Чынлап та, Айдарларның өйләре кып-кызыл ут эчендә! Менә сиңа Шүрәле! Уф! Айдарга кушылып, Әхәт белән без дә үкереп елыйбыз, үзебез бар көчкә йөгерәбез.
Манма суга батып, авыл башына килеп тә җиттек һәм, аптыравыбыздан, чак кына артка утырмадык. Айдарларның өйләре янмый, гомумән, авылда бернинди дә янгын юк иде!
Бу хәлгә ышанмыйча, йодрыкларыбыз белән күзләребезне уабыз. Юк инде, чынлап та бернинди янгын юк! Менә сиңа әкәмәт! Менә сиңа табышмак! Бая, ерактан караганда, чынлап та яна иде бит! Янына килеп җитсәк, өй исән-сау!
Беренче булып Әхәт телгә килде:
– Айдар, карале, малай! Бу җен-пәриләр эше булгандыр! – ди ул.
Айдар курка калды. Ә үзе сер бирмәскә тырыша. «Нинди җен булсын безнең өйдә!» – ди. «Минем дә ишеткәнем бар. Шайтаннар туй ясаган вакытта зур пожар кебек учак ягалар икән. Ул учакка бик зур казан асып ботка пешерәләр», – дип мин дә Әхәтнең сүзен куәтлим.
«Ботка» сүзен ишеткәч, өчебезнең дә үтереп ашыйсы килгәне искә төште. Курка-курка гына өйләргә таралыштык.
Мин бу хәлне әтигә дә сөйләп бирдем. Ул мыек астыннан гына елмайды да кулыма Тукай абыйның китабын тоттырды. Анда менә шундый юллар бар иде:
«Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер».
Мин, китапны кыстырдым да, Айдарларга йөгердем. Укысын әле, белсен, куркып ятмасын! Бу дөньяда шайтаннар да, җен-пәриләр дә юк икән бит! Бары әкият кенә бар икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев