Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының сентябрь саны чыкты

Яңа уку елы – яңа хыяллар, яңа ачышлар, яңа белемнәр чоры. Мәктәп ишекләре ачылып, сыйныф бүлмәләре балаларның шат авазларына күмелгән мәлдә, без дә сезгә көтеп алынган сентябрь санын тәкъдим итәбез!

Бу санда сезне кызыклы язмалар, мавыктыргыч биремнәр, файдалы киңәшләр һәм, әлбәттә, яраткан сәхифәләрегез көтә. Ә уку елы башында бик кирәкле күчтәнәчебез дә бар — журнал уртасында дәресләр расписаниесе урын алды. Аны саклап куярга онытмагыз!

Сентябрь санының тышлыгын Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы Аделина Кадыйрова бизи. Тырыш һәм сәләтле кыз рәсем ясарга, биергә ярата, иҗади конкурсларда катнаша. Ул шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә белем ала. Аделинаның күп төрле мавыгуларына, хыялларына һәм уңышларына фотокомикс аша күз салыгыз!

«Милли ашлар» сәхифәсендә исә безне Грузиягә кечкенә генә «тәмле сәяхәт» көтә. Биредә сез грузин халкының милли ризыгы  – пхали әзерләргә өйрәнерсез.

Габдулла Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Бу санда «Һәркем эштә» мәсәленең герое Борһанетдин нинди маҗараларга юлыккан икән? Җавабын мавыктыргыч комиксны укып, үзегез белерсез!

«Сабантуйлы сәяхәт» сәхифәсендә Татарстаныбызның тагын бер матур төбәгенә – Апас районына юл тотабыз. Районның тарихы, истәлекле урыннары һәм кызыклы урыннары белән 8–9 нчы битләрдә таныша аласыз.

Мәктәп тормышының иң мөһим өлеше — белем генә түгел, ә кешелеклелек, әдәп һәм хөрмәт тә. Шуңа күрә «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә укытучыларга ихтирам күрсәтүнең мөһим кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

Ә инде питбайкта җилдерергә яратучы малайларны «Хәерле юл» сәхифәсе көтә. Кызыклы мәгълүматлар белән бергә юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен дә белү мөһим!

«Күзәтү көндәлеге», «Күңелле тәнәфес», «Спорт белән дус без» сәхифәләрендә башваткычлар, кызыклы биремнәр һәм мавыктыргыч күнегүләр белән башыгызны эшләтеп, күңелле итеп ял итә аласыз.

Ә «Каләмдәш» һәм «Безгә язалар» сәхифәләрендә – сезнең яшьтәшләрегезнең иҗаты. Бәлки, киләсе санда сезнең дә язмагыз, рәсемегез яки шигырегез урын алыр?

«Мәшһүр ватандашлар» рубрикасы бу юлы күренекле галим, органик матдәләрнең химик төзелеше теориясенә нигез салучы Александр Михайлович Бутлеров белән таныштыра. Аның тормышы һәм фәнни ачышлары турында кызыклы мәгълүмат видеороликта.

Яңа уку елы  –  яңа белемнәр дөньясына ачылган ишек. Шул ишектән «Сабантуй» журналы белән бергә атлап керик! Без сезгә һәр санда кызыклы яңалыклар ачарга, файдалы белемнәр бирергә, уйланырга, эзләнергә һәм иҗат итәргә илһам бирергә тырышабыз.

«Сабантуй» сезнең белән ел дәвамында бергә булсын! Мәктәп көннәрегез шатлыклы мизгелләргә, күңелле вакыйгаларга һәм матур ачышларга бай үтсен. «Сабантуй» белән белемле дә, зирәк тә, тәрбияле дә булып үсик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев