Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Санамышлар

Санамышлар - балалар уенын башлаганда тәртип билгеләү өчен әйтелә торган кыска такмаклар.

Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык, 

Кара балчык,

Син кал, бу — чык!

***

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Әнә тора чыпчык,

Монда торма, тиз чык.

***

Чәйнеккә акча салдым.

— Ничә булды?

— Йөз булды.

Әтәлчек, мәтәлчек,

Сиңа туры килде, чык!

***

Каенда — карга, 

Имәндә — чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син оч! 

***

Әти китте базарга

Алтын-көмеш сайларга.

Ал чук, зәңгәр чук,

Монда торма, тизрәк чык!

***

Чар, чар чыпчыклар, 

Бирсәгез лә орчыклар. 

Анда чык, монда чык, 

Саубуллаш та моннан чык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев