Шәүкәт Галиев шигырьләре
🌷
Дәү әнигә күчтәнәч
Тутырдык без тартмага
Өрек, йөзем, алманы,
Салдык чәй дә, конфет та —
Буш урыннар калмады.
Әй сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч.
Кызык булыр ул аңа,
Алдан белеп көтмәгәч.
Тыныч йокы!
Тыныч йокы әнкәйгә!
Тыныч йокы әткәйгә!
Тыныч йокы абыема!
Тыныч йокы радиога!
Тыныч йокы үземә!
Тыныч йокы күземә!
Тыныч йокы курчакларыма,
Куяннарыма — куркакларыма!
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,
Тыныч йокы бөтенесенә дә!
Юк, юк, күке ятмасын,
Иртән безне уятсын.
Җирдә миңа ни кирәк?
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге имин Җир кирәк!
Әбиләрдә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! —
яланкул тотма,
Тәмле! —
телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?!
Бииләр итек, читекләр
Гармун уйныйм, гармун уйныйм,
Һаман гармун уйныйм мин,
Остарып җиткәч, барсын да
Биетергә уйлыйм мин.
Учларыңны шакылдатып,
Чәчләреңне сыпыр да
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр тыпырда.
Әй, бии итек, читекләр!
Әй, уйныйм мин, уйныйм мин,
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев