Шәүкәт Галиевтән табышмаклар
Балалар язучысы Шәүкәт ага Галиевның бай шигъри мирасыннан табышмаклар тәкъдим итәбез. Көзме, кышмы, язмы, җәйме,Тыңламый, нишләтәсең —Кар-буранда, җил-яңгырдаСалмый ул эшләпәсен.(Кадак.)Авызына башны...
Балалар язучысы Шәүкәт ага Галиевның бай шигъри мирасыннан табышмаклар тәкъдим итәбез.
Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак.)
Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(Мич.)
Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(Мөгезборын.)
Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(Кәҗә.)
Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.
(Боз өстендә.)
Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(Таң.)
Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
(Сүзлек.)
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(Футбол тубы.)
Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!
(Тукран.)
Эшне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.
(Сабан.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев