Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Шифалы табиблар

– Ромашка, Ромашка! Кая болай чабасың?

 

– Чапмый хәлем юк! Гыйләҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!

– Әрем, Әрем! Кая болай йөгерәсең?

– Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм.

– Ланыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш?

– Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган, шуны тергезергә ашыгам!

– Бака яфрагы! Бака яфрагы!..

– Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!

– Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?..

– Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын «ике»ле эләктергән! Юньсез!

Вахит Монасыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев