Татарстан укучылары мультфильм ясаган: ВИДЕО

Быел «Татармультфильм» студиясе «Татарстан гасыры» дип аталган милли мультфильм төшерде. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.
Шунысы кызык, мультфильмда республикабызда яшәүче балаларның рәсемнәре дә кулланылган. Проект кысаларында «Татармультфильм» барлык районнарда мастер-класслар үткәргән. Татарстан турында мультфильм эшләүдә катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, рәсемнәрне һәм шигырьләрне онлайн кабул итү оештырылган хәтта.
Укучылардан 30 мең рәсем һәм 500 шигырь кабул ителгән. Аниматорлар аларны өйрәнеп, рәсемнәрне зур һәм кечкенә кисәкләргә бүлгән. Ә шигырьләр балалар театр студияләрендә йөрүчеләр тарафыннан тавышландырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!