Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тавил Хаҗиәхмәтов биографиясе

(1936 – 2007) График, нәкышьче, Татарстанның халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов 1936 елның 3 февралендә Саба районы Йосыф-Алан авылында дөньяга килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач Казан сынлы сәнгать училищесена укырга керә. Аннары И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Анда ул профессор М.А.Таранов остаханәсе каршында белем ала. Югары белем алгач, «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында рәссам булып эшли. 1971 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.
1981–1984 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укыта. Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. 
Хаҗиәхмәтовның иҗаты татар халык сәнгате белән тыгыз бәйләнгән. Аның образлары гадилеге, орнаменталь стилистика һәм төсләр ачыклыгы белән аерылып тора.
Барыбызга да кечкенәдән таныш Әлифба китабының рәсемнәрен дә Тавил Хаҗиәхмәт ясаган. Республикабыз флагы авторы да ул.
1987 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе була. 
Рәссамның Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында саклана.
Тавил Хаҗиәхмәтов 2007 елның 25 нче маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев