Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Туган тел турында шигырьләр

Былбыл сайратамХәкимҗан ХаликовСокланып туймыймСайрар кошларга:Кайларга китмиАлар кышларга! Тик онытмыйларТуган илләрен,Саклый һәммәсеТуган телләрен. Мин дә телемнеБик тә яратам,Туган телемд...

Былбыл сайратам


Хәкимҗан Халиков
Сокланып туймыйм
Сайрар кошларга:
Кайларга китми
Алар кышларга!
 
Тик онытмыйлар
Туган илләрен,
Саклый һәммәсе
Туган телләрен.
 
Мин дә телемне
Бик тә яратам,
Туган телемдә
Былбыл сайратам.

 


 

 

Яхшы бел


Шәйхи Маннур
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхш ы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел
 
Бу телдә рух байлыгың
Ьә м йөрәк кайнарлыгың .
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...
 
Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
 
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!

 

 


 

 

Туган тел


Габдулла Тукай
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
 
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
 
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
 
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

 

 


 

 

Туган тел


Шәүкәт Галиев
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!

 

 


 

 

Туган телем


Энҗе Мөэминова
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул — минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул — минем туган телем.
 
«Балам!» —диеп , туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» — дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
 
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
 
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

 

 


 

 

РИНАТ НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мне очень нравится