Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Туган тел турында шигырьләр

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче , иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы , матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. Телебезне бергәләп саклыйк!

Татар теле

Мин бала чактук «әти, әни»

дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа

«бәбкәм» дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән

укыйм, язам һәм сөйләшәм,

Шул татар теле белән

көйлим, берәр көй көйләсәм.

Мәҗит Гафури

 

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил 

Ул — минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул — минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

«Балам!» — диеп, туган телдә 

Эндәшә миңа әткәм. 

«Әнием!» — дип, әнкәемә 

Мин туган телдә әйтәм.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Энҗе Мөэминова

Татар теле
Татар теле — минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Дөньялар киң, анда илләр бик күп,
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
Нәҗип Мадьяров

 

Туган тел
Әткәң-әнкәң телен белсәң
Адашмассың кайда да...
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә.
Газинур Морат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев