Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тукай турында...

Рүзилә Заһидуллина шигыре

 

Изге Тукай, Бөек газиз Тукай!

Якын итеп сиңа эндәшәм...

Синең белән һәрчак күңелемнән,

Күпләр кебек мин дә сөйләшәм.

Мин бишектә чакта әнкәм миңа

Синең җырларыңны көйләде.

Балачакта шундый матур итеп,

Синең әкиятләреңне сөйләде.

Үсмер чакта бик тә яратып мин,

Синең шигырьләрне ятладым.

Пар атларда йөрдем хыялымда,

Синең белән бергә атладым.

Изге Тукай, Бөек газиз Тукай!

Тугры калган Туган иленә.

Мәңгелеккә – матур киләчәккә,

Юл салган ул татар теленә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев