Умырзая
Умырзая
Бик борынгы заманнарда чәчәкләр гел урман ышыгында гына үскәннәр. Чөнки алар кояш белән очрашудан курыкканнар. «Кояшка чыксак, безнең матур таҗларыбыз шиңеп юкка чыгар», – дип уйлаган алар.
Шулай ышыкта гына яшәп, ел артыннан ел үткән. Җир шарына кабат ямьле яз килгән. Елгаларда бозлар кузгалган, кар эрегән, бөҗәкләр тыз-быз йөгерешеп йөри башлаганнар. Матур чәчәкләр дә кышкы йокыларыннан уянган. Алар агач күләгәсеннән кошларның зәңгәр күктә очып йөрүләренә кызыгып карап торганнар, бөҗәкләрнең кояшта кызынып ятуларына һәр елдагыча шаккатканнар.
Менә шул вакытта зәңгәр күзле, сары керфекле Умырзая чәчәге үз дусларына карап әйтеп куйган:
– Чәчәк дусларым! Минем кояш белән танышасым, аңа карап елмаясым килә!
Аның бу сүзләрен ишетеп, чәчәк дуслары куркып калганнар. Шулай да Умырзаяга үзләренең дә кояш белән күрешәсе килүләрен, батырлыклары гына җитмәвен әйткәннәр.
– Батырлыгыңа сокланам, – дигән Энҗе чәчәк.
Шуннан Умырзая чәчәге кояш белән күрешергә карар кылган. Каушап кына аланның нәкъ уртасына чыккан. Һәм кояш белән күрешү шатлыгыннан чың-чың итеп җырлап җибәргән:
– Чәчәк дусларым, кояш шундый матур, их, күрсәгез иде! Ул бер дә минем таҗларымны яндырмый!
Бу сүзләрне ишетеп, Энҗе чәчәк тә аның артыннан кояшка чыккан.
– Чыннан да, кояш матур, минем дә таҗларым шиңмиләр, – дигән ул башка чәчәкләргә.
Шул көннән башлап бар чәчәкләр дә кояш белән дуслашканнар һәм яз, җәй айларында кояшка карап елмаешып яши башлаганнар. Ә Умырзая чәчәген «батыр кояш чәчәге» дип атау гадәткә әйләнгән. Әле хәзер дә салкын кыш узып, ямьле яз килүгә, иң беренче булып Умырзая чәчәк ата һәм эреп бетәргә дә өлгермәгән кар өстендә батыр гына елмаеп утыра бирә.
Айсылу ИМАМИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев