ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ
Ә сез белә идегезме, Казанда Габдулла Кариев исемен йөрткән театр бар. Ул – Яшьләр театры. Анда балалар өчен дә кызыклы, ямьле спектакльләр куела. Әнә шул театрда Фернат абый Насыйбуллин дигән актёр эшли. Ул бик күп матур-матур рольләр уйный. Һәм әле... шигырьләр дә яза! Шигырьләрен сезгә дә бүләк итәргә булды.
Буранлы көндә
Буран бүген, буран бүген,
Себерә дә себерә.
Җил, котырып, кар өемен
Әллә кая җиткерә.
Себерә буран, себерә,
Бөтен җирне туздыра.
Көчәйгәннән- көчәя ул,
Котырганнан-котыра...
Кар бөртекләрен уйната,
Чорный-чорный һавада.
Берсенә дә тынгы бирми,
Туздыра да туздыра.
Инде тәмам ардым, диеп,
Җиргә төшмәкче була.
Әллә каян җил ыжгырып,
Аны күтәреп ала.
Кар бөртеге очып менә
Өр-яңадан һавага.
Көче җитми җилгә каршы
Батырчылык кылырга.
Ә мин барам җилгә каршы,
Башымны иеп, каплап.
Аяк атларга да авыр,
Күз ачып булмый – карап.
Кар бөртеге күк, мине дә
Күтәреп китәр иде...
Көче җитмәде шул аның,
Мин бит хәзер дәү инде!
Бабай белән малай
Гүя Табигать үзе сөенә,
Саф җилләр исә бәйрәм көенә.
Җилферди илдә шатлык әләме,
Тугызынчы май – Җиңү бәйрәме!
Бабам башына түбәтәй кигән,
Орден-медален түшенә элгән,
Тальян гармунын алган кулына,
Дәһшәтле еллар кергән уена.
«Сөйләче, бабам, сугыш турында,
Гитлер ник шулай дөнья болгатты?
Ничек дошманның кара ниятен
Юк итә алды совет солдаты?..»
Җавабын бабам болай дип әйтте:
«Илдә калганнар кылган догалар,
Җиңү хакына корбан булганнар
Фашист золымын туктатты шулар».
Гел аяз булсын күк йөзе шулай,
Моңлы җыр сузсын тугайда тургай!
Балалар утка кермәсен алай,
Тальян гармунын өздерсен бабай!
Һөнәр сайлау
«Һөнәр ашарга сорамый,
Үзе сине ашата».
Бу әйтемне дәү әнием
Кулланырга ярата.
Әтием дә, әнием дә
Барысы да – һөнәрле.
Мин сайлый башлагач, әллә
Һөнәрләр дә беткәнме?
Дәү әтием кебек миңа
Комбайнёр булыргамы?
Яңа суккан башакларны
Ындырга ташыргамы?
Дәү әнием кебек, бәлки,
Пешекче булыргадыр?
Милли ризыклар белән
Дусларны сыйларгадыр?
Әллә әнием шикелле
Хисапчы булыйм микән?
Математика «аксый» шул,
Хисапчы чыкмас миннән.
Таптым, таптым! Әти кебек
Мин дә артист булырмын!
Сәхнә түрләренә менеп,
Йолдыз булып балкырмын!
Тукта, бәлки, киләчәктә
Мин төзүче булырмын?
Казан уртасында яңа
Бакча, мәктәп корырмын!
Һөнәр сайлау авыр икән...
Кайсына тукталасы?!
Кем булсаң да, бул, ди, әбкәм
Үз эшеңнең остасы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев