Җәйге табышмаклар

Илназ Мөхәрләмов фотосы
1.Чи-чи итәр,
Читлегенә кереп китәр;
Алтын башлы, йомры кашлы,
Моны белгән йөз яшьле.
2.Чик-чик итә – читкә сикерә.
“Тоттым” дигәндә тора да китә.
3.Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар,
Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.
4.Иң иртә ул күренә,
Менеп китә үренә,
Сокланамын эшенә —
Нур сибә бар кешегә.
5.Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
6.Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән.
7.Ялгыш кына тисәгез дә,
Елатабыз, чагабыз.
Безгә үпкәли күрмәгез,
Шул – саклану чарабыз.
8.Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
9.Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
10.Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Җаваплар:
1.Бал корты.
2.Чикерткә.
3.Күбәләк.
4.Кояш.
5.Яфрак.
6.Тузганак.
7.Кычыткан.
8.Җәй.
9.Чишмә.
10.Урман.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.