Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк! - Балалар өчен шигырьләр

Һәркемгә белү кирәкЮл йөрү кагыйдәләреҺәркемгә дә бик кирәк.Исән-имин яшәү өченУл безгә зур бер терәк.Светофор булса юлыңда,Ныклап кара, ашыкма.Синең дустың – яшел ут,Кызыл янса, син чыкма.Юлны аркылы...

Һәркемгә белү кирәк


Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.
Светофор булса юлыңда,
Ныклап кара, ашыкма.
Синең дустың – яшел ут,
Кызыл янса, син чыкма.
Юлны аркылы чыкканда
Бигрәк сак булу кирәк.
Игътибарың юлга юнәлт –
Машина булсын сирәк.
Башта кара син сулга,
Ә аннан соң – уң якка.
Машиналар күренмәсә,
Тынычлап, алга атла.
Зебра булган җирдә генә
Аркылы чык юлыңны.
Кайгыларсыз, шатлык белән
Үткәрер тормыш юлыңны.
Шәһәрнең зур юлларында
Каушап калма, түзем бул!
Җир асты юлын онытма,
Җәяүлегә шәп юл ул.
Тротуар дигән юлны да,
Беләсездер барчагыз,
Башыгызга кайгы килмәс,
Әгәр шуннан барсагыз.
Төркем белән йөрсәң әгәр,
Тезел, дустың җитәклә.
Таралып бассаң, шуны бел:
Башкаларга читен лә!
Юл билгеләре барын да
Барыбыз да беләбез.
Куелмаган алар юкка,
Шуңа карап үтәбез.
Әнә – кунакханә, дигән,
Ә монысы – борылма.
Борылмада күз күреме
Начарлыгын онытма!
Тайгак юл да куркыныч,
Йөрмәсәң син сак кына.
Машиналар өстеңә дә
Менми калыр чак кына.
Велосипед – синең дус,
Ләкин дошман булмасын.
Һичбер вакыт юлларда
Аның белән йөрмә син.
Болыннарда, бакчада
Йөр әнә, җилдер генә.
Туп белән дә чыкма юлга,
Уйлама җиңел генә!
Машинага утыргач та,
Иминлек каешын так.
Сөйләштермә йөртүчене,
Тотсын рулен ул бик сак.
Менә шул кагыйдәләрне
Барыбыз да без үтик.
Йөрисе җирләребезгә
Исән-сау килеп җитик.
Юллардагы фаҗигаләр
Кабат булмасын иде!
Аналарның күзләренә
Яшьләр тулмасын иде.
Г.А.ҺАДИУЛЛИНА, Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев