Беренче номерлы спорт

19 июнь - Бөтендөнья балалар футболы көне

Месси, Роналду, Неймар... «Футбол җене» кагылган һәр малайга бу исемнәр яхшы таныш. Син дә шуларның берсеме? Ә футбол турында ниләр беләсең?
 

Тарихы. Футболны дөньяда «беренче номерлы спорт» дип йөртәләр. Чөнки аны белмәгән кеше юк, бу уенны безнең эрага кадәр үк уйнаганнар. Беренче профессиональ футбол клубы исә Англиядә 1857 елда барлыкка килгән.
 

Ниләр кирәк? Туп, ике капка, махсус аяк киеме, аякны саклау өчен калканнар, гетрлар, футболка һәм шортлар.

Файдасы. Организм ныгый; анализлау, командадагы башка уенчылар белән уртак тел табу сәләте арта; ихтыяр көче тәрбияләнә.


Куркыныч яклары. Травма алу куркынычы зур.


Чемпион булыр өчен нишләргә?
Азат Хөсәенов, 9 яшь: «Бик нык тырышырга, үз максатыңа омтылырга кирәк. Нидер килеп чыкмаса, яңадан эшләп карарга була. Иң мөһиме – шөгыльләнүдән, яңалыкка омтылудан туктамаска!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    54
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    39
    0
    0