ӘБИ-БАБАЙ ТӘРБИЯСЕ
28 октябрь – әбиләр һәм бабайлар көне

 
28 октябрь – әбиләр һәм бабайлар көне
Әби-бабай тәрбиясе
Гаиләдә әти-әни белән
Әби-бабай булса, ул бала,
Гомергә онытылмаслык, күркәм,
Иң кыйммәтле тәрбия ала.
 
Иртә белән әти белән әни
Эшкә китә, нарасый-бала,
Ходайның бирмеш көне буена
Әби-бабай янында кала.
 
Ир баланы инде бабай кеше
Төрле һөнәрләргә өйрәтә,
Ә кыз бала әбисе янында
Бәлеш серен сорап йөдәтә.
 
Ашар алдыннан кулларын юа,
“Бисмилла” әйтеп ашый башлый,
Туклангачтын, бала “Амин” белән
“Рәхмәт” әйтеп кузгала башлый.
 
Әби-бабай йогынтысында ул
Мәрхәмәтле, шәфкатьле була,
Аның тәрбияле булуыннан
Күңелләр шатлык белән тула...
 
Күркәм тәрбия алган баланың
Дөньялары бәхеткә тулыр,
Әби-бабай дөньядан китсәләр,
Ул аларга догачы булыр...
 
Нияз Бишбалта, Казан.
Харис Якупов сурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев