Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Дзюдо – һөҗүмсез көрәш

28 октябрь – Бөтендөнья дзюдо көне

 

«Һөҗүмсез көрәш» һәм тулы бер фәлсәфә. Дзюдо турында әнә шулай диләр. Бүген спортның бу төре белән дөньяда 28 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. Дзюдо нәрсәсе белән кызыклы? 

Тарихы. Дзюдоны 19 нчы гасыр ахырында Япониядә Дзигоро Кано исемле кеше уйлап тапкан. Япон теленнән тәрҗемә иткәндә ул «йомшак юл» дигәнне аңлата. Көрәшнең башка төрләреннән аермалы буларак, дзюдода физик көч азрак кулланыла. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче кеше рухын камилләштерергә тиеш, диеләләр.

Ниләр кирәк? Кимоно.  

Файдасы. Тәнне һәм хис-кичерешләрне кулда тотарга, үз-үзеңне сакларга өйрәтә, ныклыкны арттыра.

Куркыныч яклары. Травма алу куркынычы бар, ләкин ул башка спорт төрләре белән чагыштырганда бик кечкенә.

Чемпион булыр өчен нишләргә? 

Мурат Мусаев, 12 яшь: «Чемпион булу җиңел түгел. Моның өчен көн саен шөгыльләнергә, тырышырга, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска, максатка омтылырга кирәк. Дзюдо безнең көчебезне генә түгел, акылыбызны да үстерә. Минемчә, чемпион булу өчен үзеңне бөтен яклап камилләштерү мөһим».

Дзюдо турында тулырак видеодан яки "Сабантуй" журналының сентябрь саныннан белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев