Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Франция турында ниләр беләсең?

31 март – Эйфель манарасы көне. Франциянең иң данлыклы урыннары белән таныш!

31 март – Эйфель манарасы көне

Франция – Европадагы иң зур илләрнең берсе. Илнең флагы зәңгәр, ак, кызыл төсләрдән тора. Зәңгәр төс ирекне белдерә, ак төс – тынычлык, ә кызыл – батырлык төсе.

Әтәч – Франциянең рәсми булмаган символы, чөнки, французлар фикеренчә, ул аларның милли характерындагы төп сыйфатларны – намуслылык, көч, батырлык һәм горурлыкны гәүдәләндерә.

Ирис – Франциянең милли чәчәге булып санала.

Франциянең башкаласы – Париж. Бу шәһәр үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Парижның иң данлыклы урыны булып 324 метрлы Эйфель манарасы санала. Манараның иң өстенә менеп караучыларга шәһәр уч төбендәгедәй күренә. Төнлә бу манара төрле төстәге утлар белән балкып тора.

Илнең икенче истәлекле урыны – Лувр музее. Монда дөньядагы иң атаклы картиналар урнашкан, шуларның берсе – атаклы Мона Лиза портреты.

Париждагы Диснейлэндта булу – һәр баланың иң зур теләгедер. Диснейлэнд ике төп өлештән тора: классик парк һәм Уолт Диснейның иң танылган мультфильмнарын төшерү тарихына багышланган өлеше.

Франциядәге камыр ризыкларының иң танылганнары – багет белән круассан.

Французларның иң яраткан спорт төрләре – футбол, баскетбол һәм регби.

Иң беренче яңа ел чыршысын да нәкъ Франциядә бизиләр.

 

Зәлидә Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев