Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Иң уңайлы транспорт

3 июнь – Бөтендөнья велосипед көне

3 июнь – Бөтендөнья велосипед көне

Велосипедта йөрү ‒ балаларның гына түгел, зурларның да яраткан шөгыле. Беренче велосипедлар Германиядә 1817 елда барлыкка килә. Алман профессоры барон Карл фон Дрез беренче ике көпчәкле самокат уйлап таба,  ул «йөрү машинасы» дип атала. Беренче велосипедның руле дә, тәгәрмәчләре дә – барысы да агачтан эшләнгән була. Ул чаңгыда йөрүне хәтерләткән. Кеше агач рамда утырып, велосипедны аяклары белән җирдән этеп хәрәкәт итә алган.

1839 елда шотланд тимерчесе Киркпатрик Макмиллан агач велосипедка педаль һәм ияр өстәргә карар кыла.  Педаль арткы көпчәкләрне хәрәкәткә китерсә, алгы тәгәрмәч руль ярдәмендә борыла алган. Ә велосипедчы алгы һәм арткы көпчәкләр арасында утырган.

30 елдан соң, 1862 елда, Франциядә бала арбалары ясаучы оста Пьер Лалман “йөрү машинасы”н күреп, аның алгы тәгәрмәчләрен җиһазлый.

Бүген кулланыла торган велосипед 1884 елда барлыкка килгән. Ул инде чылбыр белән  җиһазландырылган, көпчәкләре дә бертөрле зурлыкта булган.

Велосипедта йөрергә иң нык яратучылар Кытайда яши икән. Анда бер автомобильгә 260 велосипед туры килә. Сәфәрләрнең яртысыннан артыгы нәкъ менә велосипедта йөреп уза. Мәсәлән, Пекин буйлап автобуста яки метрода йөрүгә караганда,  велосипедта йөрү күпкә тизрәк һәм уңайлырак.

1884 елда инглиз Томас Стивенс велосипедта өч ел эчендә дөнья тирәли сәяхәт итә.  

Ә спортчы Майкл Сикрест бер тәүлек эчендә велосипедта 2000 километрга якын ара үтеп, дөнья рекорды куя. 

Хәзерге вакытта ел саен дөньяда 50 миллион велосипед җитештерелә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев