Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әниемә хат» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Дуслар, «Әниемә хат» бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Бәйгенең жюри әгъзалары: «Әниләр марафоны» авторы, журналист - Динара Әхмәт белән Татарстандагы Алдынгылар хәрәкәте өлкән белгече Ландыш Фазуллина, безгә килгән 42 хат арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды.

Менә алар:

«Иң кызыклы хат форматы» – номнациясендә

Әмин Янбухтин (Казан шәһәре 11 нче татар гимназиясе укучысы)

 

«Иң йөрәккә үткән хат» – номинациясендә

Яруллин Мөдәрис (Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучысы)

 

«Иң матур кулъязма» - номинациясендә

Ихсанова Самира  (Казан шәһәре “Адымнар” мәктәбенең 2 “И” сыйныфы укучысы.

Хәлиуллин Кәрим (Минзәлә шәһәре гимназиясе укучысы)

Өч номнациядә җиңү яулаган катнашучыларны редакциядән бүләк каралган.

(89377715512 номерына язып, бүләкне ничек алуы хакында белешә аласыз)

Ә хәзер, эчтәлеге буенча камил, кызыклы булган хат авторларын билгелик:

  1. Хөсәинов Айнур (Казан шәһәре К. Насыйри  исемендәге 80 мәктәп укучысы)
  2. Исламова Мәликә (Актаныш районы, Аккүз мәктәбе укучысы)
  3. Сәләхова Дилбәр (Арча шәһәре 5 нче гимназия укучысы)
  4. Фазлиәхмәтова Алия (Әгеҗе районы Исәнбай мәктәбе укучысы)
  5. Сәләхов Әскәр (Казан шәһәре К. Насыйри  исемендәге 80 мәктәп укучысы)
  6. Аяз Гайнуллин (Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназия укучысы)
  7. Сәхипова Әмина (Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 гимназия укучысы)
  8. Әхмәтвәлиева Азалия (Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы)

Әлеге укучыларыбызның матур язмалары “Сабануй” журналының  2026 нчы елгы март санында урын алачак. Һәм электрон дипломнар җибәреләчәк.

Шулай ук, сыйныф белән катнашкан Казан шәһәре “Адымнар” мәктәбенең 2 “И” сыйныфы укучылары Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Сыйныф җитәкчесе Роза Рәшит кызы Фәйхрахманова. Әлеге сыйныф безнең журнал игълан иткән бер бәйгедән дә читтә калмый, сыйныфлары белән актив катнаша, алар  журналны да яратып укыйлар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев