Матбугат көне белән!

19 май – Татарстан матбугаты көне
19 май бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарга бай. Шулар арасында безнең өчен иң кадерлесе – Матбугат көне. Аны 1998 елда татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу көн беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Бүген әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.
Бу ‒ безнең уртак бәйрәмебез, кадерле укучыларыбыз! Иҗади уңышларыбыз уртак булсын! Һәрвакыт бергә калыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.