Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Нинди торт яратасыз?

20 июль – Халыкара торт көне

20 июль - Халыкара торт көне

Психологлар фикеренчә, кешенең нинди тәм-том яратуына карап, аның холкы турында әйтергә була.  Мисал өчен, тортны гына алыйк.

Бисквитлы-кремлы торт яратучылар аралашучан, шат күңелле кешеләр. Андыйлар өчен тормыш ‒ уен. Алар килеп чыккан җитди проблемаларны күрми һәм күрергә дә теләми. Сез дә мондый торт фанаты икән, димәк, үз өстегезгә җаваплылык алырга яратмыйсыз.

Безе тортлары яратучылар - бөтен нәрсәне төпле, салкын акыл белән хәл итүчеләр, үзләрен контрольдә тотарга тырышучылар. Нәтиҗәсе уңай булачагына тулысынча ышанмыйча, алар бернинди эшкә дә тотынмыйлар.

Уалучан торт яратучылар - бик ачык күңелле кешеләр. Тәртип,  тынычлык һәм бөтен нәрсәдә дә ачыклык яраталар. Аларның бөтен уйлары, кылган гамәлләре билгеле бер "кысаларга" сыярга тиеш.

Шоколадлы торт яратучылар ‒ энергияле, сәләтле, көчле кешеләр. Тормышта һәр нәрсәгә өлгер, җитез. Барын да татып карыйсылары килә. Тик тирә-юньдәгеләр еш кына андый кешеләрне аңлап бетерми. Әмма моңа һич борчылырга урын юк. Һәрвакыт үзегез булып калырга тырышыгыз.

Җиләк-җимешле тортларны йомшак күңелле, хискә бирелүчән кешеләр ярата. Кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер, аралашучан булсалар да, еш кына андый кешеләр ярдәмен якыннары "шулай тиеш" дип кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев