Психолог Михаил Лабковский ата-аналарга нәрсә киңәш итә?

22 ноябрь – психолог көне
Танылган психолог Михаил Лабковскийның ата-аналарга киңәшләрен тәкъдим итәбез.
1) Балагызның үзенә генә багышлый торган буш вакыты булырга тиеш!
2) "Мәктәп һәм бала" мөнәсәбәтләрендә балагыз яклы булыгыз. Начар билге алса, орышмагыз, курыкмагыз. Аның укуга һәм мәктәпкә карата булган мөнәсәбәтен начар якка үзгәртүдән генә куркыгыз.
3) Исегездә тотыгыз: балагыз өй эшләрен эшли алмаслык халәттә икән, димәк, моның сәбәпләре бар. Хикмәт ялкаулыкта гына түгел.
4) Гаилә кыйммәтләре беренче урында булырга тиеш! ҺӘРВАКЫТ! Мәктәптә алган билгеләр мөһим түгел.
5) Өй эшләрен эшләмәүнең сәбәпләре рәтендә теләсә нәрсә тора ала: күтәренке кан басымы, гипертонус, психологик тайпылышлар һ.б. Балагызда булган шул сәбәпләрне ачыкларга тырышыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.