“Суши” түгел, “суси”

18 июнь – суши көне
Япон кухнясы турында сүз башлауга, күз алдыбызга суши һәм роллар килеп баса. Чыннан да, Япония – сушиның туган иле булып санала. Дөге – японнарның яраткан ризыгы, ә суши дөгедән әзерләнә. Бу ризык – алар өчен чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Еллар дәвамында японнар суши әзерләүне камилләштерәләр, төрләрен арттыралар. Суши ашауның хәтта үз кагыйдәләре дә бар.
Рус-япон сүзләренең транскрипция кагыйдәләре буенча, бу сүз дөреслектә “суси” дип тәрҗемә ителергә тиеш. Иң кызыгы – әлеге ризык безгә Япониядән түгел, ә Көнбатыш илләреннән үтеп кергән. Рус халкының сушига мәхәббәте европалылардан килә. Шуның белән бергә “суси” сүзендәге “с” хәрефен “ш”га үзгәртеп тә куялар.
Оста суши ясаучы булыр өчен Япониядә якынча 10 еллык тәҗрибә кирәк. Пешекче ике ел укыганнан соң гына эшкә алына ала.
Суши кисә торган пычаклар – самурай кылычының дәвамчылары. Самурай үз коралына ничек сакчыл караган булса, шеф-повар да суши пычакларының үткенлеген җентекләп тикшереп торырга тиеш икән. Кагыйдә буенча, пычак көн саен кайралырга тиеш.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: этикет буенча, маринадланган имбир кисәкләре суши белән ашалырга тиеш түгел икән. Аларны аерым-аерым ашарга тәкъдим итәләр. Японнар фикеренчә, ике ризыкны бергә кушу, сушиның тәмен тулысынча тоярга мөмкинлек бирми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.