Табында гына булсын

22 май – винегрет көне
Һәр көнне диярлек дөньяда нинди дә булса ризык көне билгеләп үтелә. 22 май, мәсәлән, винегрет көне. Бу салатның килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Аларның берсе буенча, Екатерина II патшалык иткән елларда пешекчесе аңа шушы ризыкны әзерләгән. Патшабикә салатны кабып караган да: “Фи! Не грето!” дигән, имеш.
Икенче берәүләр винегрет безнең табынга алман һәм скандинав кухнясыннан кергән, ди. Ничек кенә булмасын, без бу салатны бик яратабыз. Аны һәркем үзенчә әзерли. Шулай да винегрет өчен, гадәттә, пешкән яшелчәләр – бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер һәм тозлы кәбестә, яшел борчак, тозлы кыяр алына. Салатны май, әз генә уксус, тоз һәм борыч салынган катнашма белән болгаталар.
Халык телендә, аның башында – винегрет, дигән гыйбарә дә яши. Ни икәне билгесез, буталчык дигән мәгънәдә әйтелә бу сүз. Нәкъ шуның кебек, винегретка да үзең теләгән ингредиентларны салырга була.
Без исә винегретның табыныгызда гына булуын телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.