Тирә-юньне саклауның 7 кагыйдәсе

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бүген экологик проблемалар бик күп, ләкин һәркем, аз-азлап булса да, планетабызны саклау өчен үз өлешен кертә ала. Ничек итепме? Гап-гади кагыйдәләрне үтәп.

  1. Суны кирәкмәгәнгә исраф итмәгез, бушка агызмагыз. Су буйларын, күлләрне пычратмагыз, чүпләмәгез.
  2. Электр энергиясен экономияләгез. Ут һәм электр приборларын кирәк вакытта гына кабызыгыз. Энергия саклаучы лампочкалар кулланырга тырышыгыз.
  3. Пластик пакетлар урынына картон, кәгазь яки тукымадан эшләнгән сумкаларга өстенлек бирегез. Табигатькә чыкканда да буш пластик шешәләрне, бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-сабаларны калдырып китмәгез. Ә иң яхшысы - аларны кулланмау. Экологик чиста продуктлар кулланырга тырышыгыз. Бу әйләнә-тирә мохитне саклауга гына ярдәм итеп калмый, ә  сезнең сәламәтлегегезгә дә уңай йогынты ясый.
  4. Кәгазьне саклагыз. Чөнки кәгазь җитештерү өчен бик күп агач киселә. Кулланылмаган газета-журналларны, китапларны чүплекләргә чыгарып атырга ашыкмагыз, макалатура итеп тапшырырга тырышыгыз. Аны икенчел чимал итеп кулланып була. Агачлар утыртыгыз, үсемлекләрне тамырлары белән өзмәгез.
  5. Чүп-чарны үз артыгыздан җыештырыгыз: кәгазь һәм башка калдыкларны урамда ташламагыз,  махсус чүп савытларына салыгыз.
  6. Кулланылган батарейкаларны ташламагыз, ә махсус кабул итү пунктларына илтегез. Батарейкаларда агулы металлар бар.  Шуңа да махсус тапшыру пунктларына бирергә кирәк. Шулай ук кирәкмәгән яки ватылган градусникларны да кичекмәстән утильләштерергә кирәк.  
  7. Автомобильдән чыккан газлар һаваны бик нык пычрата, бигрәк тә зур мегаполисларда бу проблема кискен тора. Мөмкинлек булганда, автомобильдән баш тартып, җәяү йөрергә тырышыгыз. Шул рәвешле атмосферага чыга торган зарарлы матдаләр аз гына булса да кимер иде. Ә җәяү саф һавада йөрү кешенең сәламәтлеген ныгытачак.

Һәркем үти алырлык гади һәм җиңел кагыйдәләр. Гади генә булсалар да, алар безнең тирә-юнебезне саклауга зур өлеш кертергә сәләтле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    237
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    400
    0
    3