Тыңлагыз, радио сөйли!

7 май – Радио көне
7 май – радионың туган көне. Быел аңа 126 яшь тулды. 1895 елның 7 маенда физик Александр Попов Санкт-Петербург университетында үзе уйлап тапкан чыбыксыз радиосистеманы тәкъдим итә. Шул көннән башлап, без радио аша яңалыклар, тапшырулар, музыка тыңлыйбыз һәм моны гадәти хәл дип кабул итәбез.
Ә сез беләсезме, Париждагы Эйфель манарасын радио саклап калган. Әлеге манараны 1889 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе өчен төзегәннәр һәм 20 елдан сүтәргә тиеш булганнар. Ләкин радио ачылганда Эйфель манарасына антенналар куярга карар кылганнар һәм манара шулай итеп сүтелми калган.
Радиога кагылышлы тагын бер кызыклы мәгълүмат: Россиядә радиотыңлаучыларның 73 проценты аны юлда барганда, автомобильдә тыңлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.