ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Капкынга капма! – 2
Хәтерләсәң, бу санда юл капкыннары турында сөйләшүне дәвам итәрбез дип килешкән идек. -
«Сабантуй» журналының август саны чыкты
«Сабантуй» журналының август саны әзер! Тизрәк эчтәлегенә күз салыйк. -
Тәмле тест
Кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап та белеп була икән! Бирелгән җиләк-җимешләр арасыннан берсен сайла. Тасвирлама сиңа туры киләме? -
Тәмле табышмаклар
Табышмакларның җавапларын тап. -
Уен сәгате
Август – җәйге каникулның соңгы ае. Әйе, кызганыч. Ләкин бер ай эчендә син әле дусларың белән рәхәтләнеп аралашып, уйнап өлгерә аласың! Тизрәк без тәкъдим иткән уеннар белән таныш! -
Каптыргычлы аскуйма
«Аш бүлмәсендә кайнашу – егетләр эше түгел», – дисеңме? Бәлки, син хаклыдыр. Ә менә хуҗабикә өчен уңайлы, кирәкле җиһазларны чын егетләр генә булдыра ала! Син дә сынатма! -
Песиле тоткыч
Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә, ди халык. Ризык эзерләгәндә кул да пешәргә мөмкин бит әле. Моны булдырмау чарасын алдан күр! -
Банка – банк
Һәр егетнең үз банкы булырга тиеш! Без шундый фикердә. Беренче банкыңны тимер банкалардан ясап кара. Монда тәңкә акчаларны гына түгел, үзең өчен кыйммәтле, кадерле булган башка әйберләрне дә саклый аласың. -
«Пылт» ит!
Заманча һәм үзебезчә! Сәйдәш сине әнә шундый уенчык ясарга өйрәтә. Антистресс та, ди әле! Татарча «тынычландыргыч» буламы инде ул? Ничек аталса аталсын, иң мөһиме «пылт» итсен! -
Супер-компьютер
Кешенең баш миендә бер квадриллион байттан артык мәгълүмат саклана! Якынча 26 мең телефон хәтере кадәр бу! Телефонның хәтерен чистартып торырга кирәк. Ә баш миен ничек чистарталар икән? -
Әхлак дәресләре_Ялкаулык
Ялкаулык – «ял» сүзеннән алынган. Ялкаулар ял итү ягын гына карый. Ә кешенең бөтен әгъзасы хәрәкәткә омтыла. Баш миебез гел «эштә». Мускуллар да, тик торса, ойый. Димәк, тәнебез ялкаулыкны сөйми. -
Төнге яктырткыч
Июльдә көннәр әкренләп кыскара, төннәр озыная башлый. Ә якты җәйне бер дә җибәрәсе килми бит әле... Зилә мондый яктырткычны ничек ясарга өйрәтер! -
«Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА! марафоны җиңүчеләрен бүләкләдек
Укучылар белән элемтәләрне ныгыту максатыннан «Сабантуй» журналы үзенең социаль челтәрләрендә төрледән-төрле марафоннар үткәрә. Үсеп килүче буын – балаларда үткәнебезгә, тарихка кызыксыну, музейларга йөрүне арттыру нисбәтеннән редакция Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Сабантуй» белән – МУЗЕЙГА!» дип исемләнгән марафон игълан иткән иде. 8 июль көнне марафон җиңүчеләре Татарстан Республикасы Милли музеена җыелды. -
Капкынга капма!
Әйдә, бүген юл капкыннары турында сөйләшик әле. Юлга кем капкын куйсын инде, дисеңме?! -
Милли ашлар: башкорт салаты
Һаумыһығыҙ! Бу юлы сүзне башкорт ризыгына багышларбыз. Башкортларның бавырсагы, бишбармагы турында ишетеп беләбез. Ә менә «окрошка»ны хәтерләткән җиңелчә салатны әле ясап караганыгыз юктыр. Эссе җәйдә авыз итәргә менә дигән ул!